Светлый фон
Подвал ишекләрен лә ачмадым, Подвал ишекләрен лә ачмадым. Акча ясый торган алтын ыстанокны Идел тобасына ла ташладым. Әниемне әни диеп белмәдем, Үзем дә игелекләр күрмәдем. Әбделмән чыгадыр ахутага Киек кенә кошларны атарга, Киек кенә кошларны атарга. Барабаннар сугып, указ укып, Киләләр Әбделмәнне тотарга. Ай-һай, Әбделмән купич, син идең, Николай падишага тиң идең. Әбделмән купичның илле бер ялчысы Хвалынга баралар урманга, Хвалынга баралар урманга. Шушы бәлаләрдән котыла алсам, Йөз куй чалыр идем лә корбанга. Унике иде минем тирмәнем, Акчам кая киткәнен белмәдем.